Бездә шулай, ә сездә?
Имин булсын юлларыбыз,
Ак юл телик һәркемгә.
Һәлакәткә юлыкмасын,
Җир йөзендә беркем дә!
Кәче балалар бакчасында мәктәпкәчә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Светофор патшалыгында" чарасы узды. Бәйрәмгә әкият геройлары Мэри Попинс, Убырлы һәм Светофор килгәннәр иде. Балалар Мэри Попинс белән бергәләп әкиятләр иленә сәяхәт кылдылар.
Бәйрәмгә "Юл хәрәкәте иминлеге" Казан шәһәренең территориаль идарәсенең Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Энҗе йомгак ясады. Киләчәктә дә балалар алган белемнәрен ныгытырлар дигән теләктә Энҗе апалары бүләкләр тапшырды.
Бакчабыз мөдире Нурисә Хөснетдинова бәйрәмебезгә яхшы бәя бирде. Балалар урамда һәм юлларда хәвефсез йөрсеннәр, кагыйдәләрне истә тотсыннар дип теләде ул.
Тәрбиячеләр генә балаларны юл кагыйдәләренә төшендереп бетерә алмый, бу эшне әти-әниләр белән кулга кул тотынып эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була. Һәркем юлларда сак булсын, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсә иде.
Тәрбияче Флера Җәләлетдинова.
Нет комментариев