erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Амбарларга югалтуларсыз салырга!

Амбарларга югалтуларсыз салырга!

10 июльдә “Курса МТС”ы ширкәте базасында игеннәрне урып-җыюга багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Семинарга шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженерлык техникасы белән тәмин итү бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, идарә, Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм баш агрономнары катнашты.

Башта хуҗалыкның комбайннарын карадылар, белгечләр быелгы урак өстенә куела торган таләпләрне аңлаттылар. Район башлыгы Илшат Нуриев быел да комбайнчыларга кызыксындыру чаралары булачагын әйтте. Комбайннарны ашлыкны югалтмыйча эшләтергә кирәклеген искәртте.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов көзге бөртекле культуралар орлыкларын 2021 еелда көзге чәчүгә әзерлек турында сөйләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча район бүлеге җитәкчесе Р.Мортазин складларны, бөртекләрне чистартучы комплексларны, орлык чистартучы линияләрне әзерләү, складларны корткычларга каршы эшкәртү турында чыгыш ясады.  

Семинарда катнашучылар ындыр табагында, амбарларда, сынау участогында булдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X