erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Ана бит мин, ничек түзим?”

Беркөн редакциягә Субаш Аты авылында яшәүче өч бала анасы Энҗе Сәетгәрәева керде.

Кеше язмышы – кара урман, диләр. Дөрес ул. Берәүнең дә эче буш түгел. Кайберәүләр бөтенесе турында шар ярып сөйләп йөри, икенчеләре борчу-хәсрәтләрен эченә бикләп куя, тәмам тулып, ташып чыгар дәрәҗәгә, соңгы чиккә җиткәч кенә “йозак”ны ачып, кемгәдер сөйләп эчен бушата. Энҗе дә түзәрлек әмәле, барып таяныр урыны калмагач икенче улын җитәкләп безгә килгән.

Аның белән аралашканнан соң хәйран гына вакыт үземә урын таба алмадым. Без һаман тормыштан, язмыштан зарланабыз, һаман нидер җитми, нәрсәдәндер канәгать түгелбез. Әмма нинди генә язмышлы кешеләр юк. Аларны тыңлагач, тормышыбыз Аллага шөкер икән бит, дигән фикергә киләсең. Энҗе белән аралашканнан соң, бу кечерәк кенә буйлы, чандыр гына гәүдәле ханым үзенә килгән моның кадәр авырлыкны ничек күтәрә ала икән, дигән уйга каласың.

Юк, тормышыннан да зарланмый, кирәк  булса да, акча да сорамый ул. Аптыраганнан, беркайда да өметле сүз ишетмәгәч, ярдәмгә өмет итеп редакциягә кергән.

– 22 яшьлек олы улым Рифат өлешчә мобилизациягә эләкте. 26 сентябрьдә озаттык. Бердәнбер ышанычыбыз, ярдәмчебез шул иде. Инвалид ике бала белән калдым. Айрат улыма 13 яшь, авыртуы башы белән бәйле, сөйләшә алмый. Төпчек улым Азамат 9 яшендә. Аның эпилепсия. Тумыштан. Әле яңа сөйләшә башлады. Ирем Раузит 56 яшендә, инвалид балалар булгач эштән китте. Аның да сәламәтлеге юк, – диде Энҗе.

Менә шушы ике бала хәзер тулысында 44 яшьлек Энҗегә калган. Юк, ул аларны карый, тәрбияли, бөтен көчен, вакытын, мәхәббәтен шуларга бирә. Эш монда бөтенләй икенче нәрсәдә. Айрат белән Азамат икесе дә Яңа Кенәрдәге интернат мәктәптә укыйлар икән. Моңа кадәр аларны машина белән абыйлары илтеп куйган һәм алып кайткан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Абыйлары армиядә вакытта йөрттем инде. Хәзер дә шул кабатлана. Тик мин дә яшәрү ягында түгел шул. Субаш Атыдан Арчага, Арчадан Яңа Кенәргә юлда машина тотып барабыз. Иртүк чыгып китәбез, җәяүләп биш километр олы юлга чыгабыз. Кайвакыт сәгатьләр буе басып торабыз. Аннан Арчадан икенче транспорт белән барырга кирәк бит. Анда тагын көтеп торабыз. Атна ахырында алырга барам. Шулай атна саен. Барырга гына 70 чакрым. Арчага – 25, Яңа Кенәргә 45 километр. Ярый көне матур торса. Яңгыр астында да калган, буранга эләгеп, кире кайтып киткән, икенче көнне балаларны алып яңадан юлга чыккан вакытлар була. Озакка калдыра алмыйм, ике атна тормыйлар, елыйлар. Минем йөрәгем бозыла. Ана бит мин, ничек түзә алыйм, – ди Энҗе өзгәләнеп.

Бу хәлләрне үз башына төшкән кеше генә аңлый. Төшә дә күрмәсен. Улы киткәч, ачына-ачына елаган ана, калдыруларын сорап кайларга гына бармаган.               

– Әтиләре инвалид түгел. Карарга тиеш. Кайда да шундый җавап ишеткән.

– Тормыштан зарланырга теләмим. Үз көчебез белән булдыра алганча тырышабыз. Лапас-ка янкорма төзедек, мунча салу турында уйлый башлаган идек. Балаларны йөртергә дип машина да алдык. Тик йөртүчесе булмагач, аннан ни файда? Авылда машиналы кешеләр бар, анысы. Тик алардан да гел сорап булмый. Бер барасың кешегә, ике барасың, – ди Энҗе. – Бу мәкалә басылганнан соң берәрсе килеп хәлне белмәсме, ярдәм кулы сузмасмы икән? Волонтерлар турында сөйлиләр. Алар кемнәргә генә булышалар икән соң? Мин зур акчалар сорамыйм, балаларымны укырга илтеп, алып кайтучы изге күңелле кешеләр булмас микән? Ике инвалид бала, авыру ир белән ялгызы калган хатын бүген сезнең ярдәмгә мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X