erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Андрей Кондратьев сайлау участокларында күреләчәк иминлек чаралары турында сөйләде

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә сайлау участокларында гражданнарга шәхси саклану чаралары өләшәчәкләр. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде.

«Без хәзер Татарстанда барлык участок сайлау комиссияләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү буенча зур эш алып барабыз. Минем төп бурычларның берсе – сайлау процессында катнашучыларның: комиссия әгъзаларының һәм сайлаучыларның иминлеген тәэмин итү. Без аларга битлекләр, перчатка һәм дезинфекцияләү чаралары таратачакбыз: аларны сайлау участогына керә торган урында да, чыга торган җирдә дә алып булачак», - диде Кондратьев.

Ул билгеләп үткәнчә, иң яхшысы – участокка шәхси саклану чараларын үзең белән алып килү.

«Һәр участокта термометрия узу мөмкинлеге, перчатка, битлек һәм авторучка алып булачак. Без тавыш бирүдә катнашучылар белән контактка кермәячәкбез. Тавыш бирергә килгән кеше сайлау комиссиясе әгъзасына билгеле бер арадан паспортын ачып күрсәтәчәк, без аны журналда теркәячәкбез, сайлаучы өстәлдә яткан бюллетеньне алачак. Шуннан соң ул тавыш бирү кабинасына керәчәк, анда да берникадәр үзгәреш бар. Роспотребнадзор таләбе белән, кабинада алгы стена булмаячак. Бу юнәлештә эш алып барыла инде», - дип искәртте ТР үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул сайлау участокларында кешеләр агымының икегә бүленәчәген әйтте. Сайлаучылар бер ишектән кереп, икенчесеннән чыгып китәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бюллетеньнәрен сак астында 65 территориаль сайлау комиссиясенә китерәчәкләре хакында хәбәр иткән иде инде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X