erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юлга чыкты

ЮХИДИ хәбәр итә

Яңа ел каникуллары атнадан артса да, сизелмичә үтеп тә китте.

Һава торышы гына тотрыклы булмады. Башта җылытты, аннан суытып юлларда бозлавык хасил итте. Бураннары башланды, ахырга таба аларны урамнан куып кертерлек салкыннары  алыштырды. Кыш шулай булырга тиеш тә. Һәр нәрсәсе үз урынында, аптырарлык түгел. Әмма юлда йөрүчеләр өчен һава торышы үзгәрүнең үз кыенлыклары бар.

Яңа ел һәркем өчен бәйрәм. Тик каникуллар, бәйрәм вакытында да юл хәрәкәте кагыйдәләре турында истән чыгармаска кирәк. Транспорт белән идарә итүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә.

Шуны күздә тотып, 30 декабрьдә Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юлга чыкты. Алар җәяүлеләрне дә, машина йөртүчеләрне дә туктатып, Яңа ел белән котлады.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары туктатуга транспорт белән идарә итүчеләр тизрәк тиешле документларын күрсәтергә ашыга. Бу юлы да шулай булды. Алексей да, Наил дә, Алина да эшнең нәрсәдә икәнен белгәч елмаеп куйдылар.

– Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Яңа елда да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча, исән-имин йөрергә язсын. Сезнең белән менә шундый матур, күңелле чаралар барышында гына очрашыйк. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз, – диде инспектор Рөстәм Хәкимов һәм өлкән инспектор Алмаз Зарипов.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова җәяүлеләргә дә, руль артындагыларга да яктылык кайтаручы элементлар тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Караңгы вакытта юл кырыеннан барганда яктылык кайтаручы элементлар булу мәҗбүри. Бу үзегез өчен кирәк. Кулланыгыз, балаларыгыз, якыннарыгызның да исләренә төшерегез, – диде ул. – Бәйрәмнәр хәвеф-хәтәрсез үтсен, һәр йортка шатлыклар гына алып килсен.

Каникул көннәрендә ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре эш урынында булды. Алай гына да түгел, киеренке хезмәт атнасы үтте. Чөнки бәйрәм көннәрендә хәрәкәт кимеми, киресенчә, арта гына. Бу көннәр Арча районы территориясендә ничек үткән? Мәгълүмат алу өчен без ЮХИДИ бүлекчәсенә мөрәҗәгать иттек.

Гадәттәгечә, вак юл-транспорт һәлакәтләре аз түгел. ЮХИДИ хезмәткәрләре кешегә зыян килмәгән юл-транспорт һәлакәтләрен шулай атый. Техника ватылу зыян күрмәгән хуҗасы өчен генә мөһим. Исән-сау булсыннар.

Гыйнвар аеның ун көнендә барлыгы 15 юл-транспорт һәлакәте булган. Шул ук вакытта кешеләргә зыян килү белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре дә теркәлгән.

– 6 гыйнварда кичке алтынчы егерме минутлар тирәсендә Олы Әтнә-Ташкичү юлында Иске Ашыт ягына таба баручы “Лада Калина“ машинасы юл кырыенда торучы “ЗИЛ АПГ“ машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, ике пассажир (берсе дүрт яшьлек бала) тән җәрәхәтләре алып, Арча үзәк хастаханәсенә озатыла. Сәбәпләре ачыклана, – дип хәбәр итте безгә вакытлыча ЮХИДИ  бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфат Шиһабиев.

 Шул ук көнне Чулпан авылында җиңел автомобиль һәм ашыгыч медицина ярдәме машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Анда җиңел машина йөртүчесе җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта безгә юл-патруль хезмәте инспекторы җиткерде.

– Сак булсыннар, үзләрен дә, юлда йөргән башка бер гөнаһсыз кешеләрне дә сакласыннар, игътибарны югалт-масыннар иде, – дип кисәтә ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X