1 июньнән 4 июньгә кадәр ул Яңа Кенәр, Ташкичү һәм Яңасала авыл җирлекләрендә узды.
1 июньнән 4 июньгә кадәр Арча районының Яңа Кенәр, Ташкичү һәм Яңасала авыл җирлекләрендә шәхси затларның үзйөрешле машиналары һәм аларның тагылмаларына техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 226 берәмлек техника каралды һәм якын көннәрдә техник тикшерү узу турында таныклык алачаклар. Физик затларның тракторларын һәм үзйөрешле машиналарын еллык техник карау төгәлләнде.
Габделхак Касыймов,Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча шәһәре һәм Арча муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
Нет комментариев