Арча районында гадәттән тыш хәл очракларына әзерлек тикшерелде
Арча шәһәрендә һәм Үрнәк авылында өйрәнүләр үтте
2025 елда Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең идарә органнары һәм функциональ һәм территориаль ярдәмче системасы көчләре белән язгы ташуларны авариясез үткәрүне тәэмин итү, шулай ук торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын табигый янгыннардан саклау мәсьәләләрен карау буенча Арча районында 18 һәм 19 март көннәрендә команда-штаб өйрәнүләре үткәрелде.
Арчаның гадәттән тыш хәлләр хезмәте бүлегендә язгы ташу суларын авариясез үткәрүне тәэмин итү чараларын оештыру мәсьәләләре каралды.
Өйрәнүләрдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, Арча янгын-коткару гарнизоны, гадәттән тыш хәлләр хезмәте җитәкчесе Искәндәр Юзаев һәм районда гадәттән тыш хәлләр буенча хезмәт башкаручылар катнашты.
Үрнәк авылында торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын табигый янгыннардан саклау мәсьәләләре буенча өйрәнүләр узды.
Биредә “Арча урманчылыгы” янгыннан ирекле саклау һәм авыл җирлегенең янгыннан саклау бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Искәндәр Юзаев машиналарның төзеген һәм эш системасының тәртиптә булуын карады.
Гадәттән тыш хәлләр буенча идарә органнарының янгын куркынычы булган сезонда гадәттән тыш хәлгә әзерлекләре тикшерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев