erid:2VtzquqpS7d
Арча районында калдыклар белән эш итү кагыйдәләре катгыйлана
Арча яңалыклары

Арча районында калдыклар белән эш итү кагыйдәләре катгыйлана

Исегезгә төшерәбез : 2025 елның 16 августында Казанда узган Татарстан Республикасы буенча калдыклар белән эш итү мәсьәләләренә багышланган төбәк штабы утырышында яңа кагыйдәләр каралды. Алар узган елның 1 сентябреннән гамәлгә керде.

Яңа кагыйдәләр нигезендә махсус контейнерлар яки бункерлар куелмаган мәйданчыкларда калдыклар өеп калдыру тыела. Бу кагыйдә агач-куакларны карау вакытында барлыкка килгән үсемлек калдыкларына, шулай ук төзелеш һәм ремонт калдыкларына кагыла.

Муниципаль берәмлекләргә халык арасында аңлату эшләрен көчәйтү бурычы куелды. Гражданнарга калдыкларны тиешле урыннарда гына калдырырга кирәклеге искәртеләчәк. Шәхси хуҗалыкларда үсемлек калдыкларын компостлау, ваклау киңәш ителә. Яндыру очракларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мәҗбүри.

«Калдыклар белән дөрес эш итү — һәр кешенең уртак бурычы», — дип кисәтәләр хакимият органнары.

Аңлату эшләренә төбәк операторлары да җәлеп ителәчәк. Алар муниципалитетлар белән берлектә халыкка мәгълүмат җиткерүдә ярдәм күрсәтәчәк.

Әлеге кагыйдәләрнең үтәлеше даими контрольдә тотылачак. 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев