Халыкара сәхнәдә чыгыш ясап, яшь биючеләр осталыкларын һәм иҗади мөмкинлекләрен раслады
Арча балалар сәнгать мәктәбенең «Отражение» хореографик коллективы (җитәкчесе — Султанова Д.Э.) Казан шәһәрендә узган «Твой выход» исемле халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясады. Коллектив әгъзалары жюри тарафыннан югары бәяләнеп, I һәм II дәрәҗә лауреат дипломнарына лаек булды.
Коллективка һәм аларның җитәкчесенә киләчәктә дә яңа казанышлар, илһам һәм сәхнәдә якты чыгышлар телибез.
Нет комментариев