erid:2VtzquqpS7d
«Арча хәбәрләре»  журналисты Гөлсинә Зәкиева «Геройлар янәшә» бәйгесендә җиңү яулады.
Арча яңалыклары

«Арча хәбәрләре» журналисты Гөлсинә Зәкиева «Геройлар янәшә» бәйгесендә җиңү яулады.

2024 елның ноябреннән башланган Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшә» бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Редакциябезнең журналисты, китаплар авторы Гөлсинә Зәкиева әдәби бәйгенең татар телендә очерк һәм хикәя номинацияләрендә җинү яулады.

"Геройлар янәшә"гә барысы 136 эш килгән. Шуларның 94е комиссия тарафыннан кабул ителгән. Һәм иң күп балл жыючылар җиңүче дип игълан ителгән.
Хезмәттәшебез "Ташлап китмә мине" хикәясе һәм "Мин кайттым, әни"  язмасы белән җиңүче исеменә лаек булды.


Нет комментариев