erid:2VtzquqpS7d
Арчада бәйрәм ярминкәсе оештырылды
Арча яңалыклары

Арчада бәйрәм ярминкәсе оештырылды

Бүген Арчада өлкәннәр ункөнлеге һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе узды.

Ярминкәдә җаның ни тели шул бар. Хәзер кибетләрдә товар күп булса да,  бездә халык ярминкәләрне көтеп ала. Озаграк үтми торса , кайчан үткәрәләр,  дип сорап торалар.  Моның сере , миңа калса,  товар кытлыгында да түгел, ә ярминкәләрнең чын бәйрәм рухында узуы. 

Бүгенгесе дә җыр-моңга үрелеп әллә кайдан үзенә чакырып тора. Халык хәзер товар алырга гына түгел, ә шул күңел күтәренкелеге һәм үзара аралашу өчен дә йөри ярминкәләргә.

Инде Арчаның үзендә мал асраучылар калмады диярлек, шулай да алып килгән терлек азыгы да сатылып беткән. 

Ел да мондый ярминкәдә халыкны социаль яклау бүлеге өлкәннәргә алган товарларын машина белән кайтарып бирүне дә оештыра. 

Авыл җирлекләре һәм мәктәпләр  өлкәннәргә хөрмәт күрсәтеп кайнар чәй белән дә сыйлый. 

Оештыра беләләр бездә ярминкәләрне,  дип әйтәсе генә кала. Афәрин! 

Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән, хөрмәтле райондашлар! 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев