erid:2VtzquqpS7d
Арчада яңа стоматология хастаханәсе ел азагына кадәр файдалануга тапшырылачак
Арча яңалыклары

Арчада яңа стоматология хастаханәсе ел азагына кадәр файдалануга тапшырылачак

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Арча район үзәк хастаханәдә булды.

Шулай ук министрлыкның эш төркеме халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү республика программасы кысаларында төзелә торган стоматология поликлиникасы бинасын карады. Очрашуда Арча муниципаль районы башкарма комитеты, проект һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр «Арча районы үзәк хастаханәсе»нең стоматология хастаханәсе 1938 елда төзелгән һәм медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча таләпләренә җавап бирмәгән. Яңа стоматологиянең гомуми мәйданы 450 квадрат метр, учреждениене 2022 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/arcada-yana-stomatologiya-xastaxanase-el-azagyna-kadar-faidalanuga-tapsyrylacak-5860335

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев