erid:2VtzquqpS7d
Арчада юл һәлакәтендә 28 яшьлек егет һәлак булды
Арча яңалыклары

Арчада юл һәлакәтендә 28 яшьлек егет һәлак булды

Сак булыгыз

 13 август көнне Лесхоз янында юл һәлакәте булды. "БМВ" машинасы кызу тизлек белән килеп, юл кырына төшеп китә. Машина ике тапкыр әйләнә. Беренчесендә йөртүчесе алгы тәрәзәдән чыгып оча, икенче әйләнгәндә машина аның өстенә төшә. 1995 елгы егет һәлак була. Бу хакта безгә вакытлыча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәдис Гарифуллин җиткерде. "Юл һәлакәтенең сәбәбе ачыклана",  диде ул.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев