erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның “Сәйлән” театр студиясе “Милли хәзинә” бәйгесендә җиңү яулады

19-20 май көннәрендә Казанда узган “Милли хәзинә” балалар һәм яшүсмерләр өчен Бөтенроссия халык иҗаты фестивале “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы”ның Арча район балалар китапханәсе “Сәйлән” театр студиясенә зур җиңү китерде.

“Сәйлән” коллективы “Апушның тылсымлы төшләре” спектакле (режиссеры Адилә Нотфуллина) белән чыгыш ясап, жюри әгъзаларының югары бәясен алып, 1 урынга лаек булды! Бу җиңү – яшь талантларның тырышлыгы, осталыгы һәм татар халкының бай мәдәни мирасын саклап, аны яңгырату юлында барган зур хезмәтнең нәтиҗәсе.

“Милли хәзинә” фестивале – ул яшьләр өчен иҗади потенциалларын ачу, тәҗрибә туплау һәм милли мәдәниятебезне арттыру мөмкинлеге булган зур мәйданчык. “Сәйлән” студиясенең бу казанышы, һичшиксез, юнәлешләрендә алга таба үсеш һәм үз-үзеңне камилләштерү өчен тагын да ныклы этәргеч булыр.

  Фото: район матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев