erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча экологлары нәниләрне үзләренең бүләкләре белән сөендерделәр

Кунаклар бәйгедә катнашучыларны котлап депутат Галиев М.И. исеменнән Дипломнар тапшырдылар.

18 февраль көнне Район балалар китапханәсендә 2021 елның 1нче октябреннән алып  1нче декабрьгә кадәр булып узган  “Яшел хыяллар=Зелёные мечты”  исемле балалар иҗаты бәйгесендә  актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы оештырылды. ТР Дәүләт Советы депутаты Галиев М.И. ярдәме белән ел саен уза торган  әлеге республика күләм бәйгенең темасы- «Без чиста Татарстан өчен». Арча районыннан  барлыгы 31 заявка җибәрелгән. Арчаның 6 нчы номерлы  “Сандугач”, 4 нче номерлы “Бәләкәч” бакчаларында тәрбияләнүчеләләр һәм Наласа, Югары –Аты, Мөндеш, Түбән-аты, Түбән Мәтәскә, Васильева-Божа  балалар бакчасына йөрүче нәниләр актив катнашкан. Алар ташландык материал кулланып  креатив эшләнмәләр ясаганнар һәм видео, фото материаллар белән “Арт объект», «Яңа технологияләр»  номинацияләрендә  көч сынашканнар.  

Әлеге чарага Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьсәләләр буенча урынбасары Вафина Э. Ш., “Мәгариф идарәсе” җитәкчесенең урынбасары   Ильина Л. Ю., Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең 1 разрядлы белгече Мухаметшина Г. килде. Кунаклар бәйгедә катнашучыларны котлап депутат Галиев М.И. исеменнән Дипломнар тапшырдылар. Арча экологлары нәниләрне үзләренең бүләкләре белән сөендерделәр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйгеләрдә катнашып уңышларга ирешүендә әти-әниләр һәм тәрбиячеләрнең дә  өлеше зур.  Аларның балаларга кече яшьтән үк туган ягыбызның табигатен яратырга, сакларга өйрәтүләре, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүләре игътибарга лаеклы һәм районыбызда әйләнә-тирә мохит язмышына битараф булмаган кешеләр булуы куанычлы.

Алсу Рәхимбаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X