Реклама
Хөрмәтле Арча районы халкы! Сезнең игътибарга Арча муниципаль районының коронавирус инфекциясе таралуга каршы оператив штаб мөрәҗәгатен җиткерәбез.
Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатында 2020 нче елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр Арча районында махсус режим кертелә. Сездән кая да булса бару, очрашулар, тантана һәм бәйрәмнәр үткәрүдән тыелып торуыгызны, өйдә булуыгызны сорыйбыз. Бары тик азык-төлек кибетләре, даруханәләргә генә чыгарга мөмкин. Аеруча 65 яшьтән өлкән кешеләргә игътибарлы булырга кирәк. Аларга ике атна өйдә тору режимын сакларга тәкъдим итәбез. Районның кайнар линия телефоннары: 3-00-44 һәм 3-13-37. Әлеге хәбәрне үзегезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгызга җиткерүне сорыйбыз. Вирус таралуны булдырмау һәрберебездән тора.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз