erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында янгынга каршы махсус режим кертелә

Хөрмәтле Арча районы гражданнары.  Ел саен апрель-май айлары янгын куркынычы зур булган айлар булып тора.  Шуңа бәйле рәвештә 2020 елның 10 апреленнән 17 маена кадәр махсус янгынга каршы режим кертелә.

 

Янгынга каршы махсус режим вакытында учак ягу, чүп-чарны, үләнне, шул исәптән контейнерларда да яндыру, шулай ук ачык утта азык әзерләү тыела. Чүп яндыру юлы белән түгел, ә чуп контейнерларына түгү юлы белән юк ителергә тиеш.Шулай ук участокларда, кырларда, йортлар янында һәм ачык территориядә коры үләнне яндыру, билгеләнмәгән урыннарда тәмәке тарту һәм сүндерелмәгән төпчекләрне калдыру катгый тыела. Моннан тыш, учак кабызырга һәм пиротехника кулланырга ярамый. Балаларны күзәтеп,карап торырга, аларга ут белән уйнарга юл куймаска кирәк. Әгәр сез кайдадыр коры үлән януын, чүп-чар яки учак янганын күрсәгез, яннан үтеп китмәгез, булдыра алганча утны сүндерүегезне сорыйбыз,үз көчегез белән булдыра алмасагыз, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз.

Урман янәшәсендә урнашкан авыл җирлекләренә, дача хуҗалыкларына аерым зур игътибар  бирергә кирәк. Авыл җирлекләре башлыкларына, бакчачылык председательләренә, балалар ялларын оештыручы ларга, тернәкләндерү үзәкләре директорларына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча зур игътибар бирергә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кисәтәбез! Янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен , янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан рейдлар үткәреләчәк. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар икеләтә арта, гражданнарга 4000 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 30 000 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр салына.

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Сотов А.Ю.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X