erid:2VtzquqpS7d
Арчада 5 кеше коронавирус йоктырган
Арча яңалыклары

Арчада 5 кеше коронавирус йоктырган

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 265 яңа очрагы теркәлгән, аларның 4се – читтән кайтарылган, калганнары – башка авырулар белән контакта кереп йоктырган.

73 кеше хастаханәләрдә, 192 еше өйдә дәвалана.

Иң күп очрак Казанда теркәлгән. Анда авыруны 139 кеше йоктырган. Ара районында 5 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган. Авыру барлыгы 31 районда ачыкланган.

20 ноябрьгә Татарстанда COVID-19ның барлыгы 35531 очрагы теркәлгән.

Барлык чорга 28393 кеше авырып терелгән, шуларның 435е – соңгы тәүлектә.

Республикада барлыгы1 915 357 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 390 568 кеше икенче дозаны да алган.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев