Арчада коронавирус табылган кеше белән якыннан аралашучылар карантинда
Без Арча районында бер кешедә коронавирус табылган, дип яздык.
Сайтны укучылардан сораулар килә башлады. Рәхмәт, фикерләрегез өчен.
Кем ул коронавирус йоктырган кеше? Аның белән аралашкан кешеләр карантиндамы?
Без сорауларга җавап алу максатыннан "Роспотребнадзор"ның Биектаудагы Арча, Әтнә, Биектау, Балтач районнары буенча территория бүлеге җитәкчесе Эльвира Салковага мөрәҗәгать иттек.
Дөрестән дә, Арча районында бер кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган. Аның белән якыннан аралашкан кешеләрнең барысы да карантинда, Арча районы халкы паникага бирелмәсен, дип хәбәр итте ул. Халык режим кагыйдәләрен үтәсен, дип тә таләп итте Эльвира Валентиновна.
Коронавирус йоктырган кеше кем ул? Без бу кеше турында үзенең рөхсәтеннән башка мәгълуматларны бирә алмыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
0
Я думаю, мы имеем право знать, может , я тоже в числе контактировавших?
0
0
0
0
Юк ул кеше чонки
0
0