erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада мәчетләрдә намаз уку вакытлыча туктатыла (+видео)

Бүген Арча үзәк мәчетендә җомга вәгазендә бу хакта район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин белдерде.

Ул коронавирус таралу куркынычы уңаеннан Татарстан Диния Нәзарәте карарын укыды. Анда мәчетләрдә җәмәгать намазларын,шул исәптән җомга намазларын укуны да вакытлыча туктатып тору турында әйтелә.

"Җомга намазын өйләрегездә өйлә намазы итеп укырга рөхсәт ителә" ,- диде Әмир хәзрәт.

Бүген җомгага килүчеләр башка вакыттагыдан шактый ким иде. Аларны ишек төбендә үк каршы алып кулларын антисептик белән юдырдылар, һәркемгә маскалар өләштеләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җомга намазы үзе дә кыскартылды. Хәзрәт вәгазеннән соң мөселманнар хөтбә тыңладылар һәм ике рәкәгать фарыз намазы укып таралыштылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X