Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада район Советы утырышы узды

    Бүген район Советының чираттагы 13нче утырышы узды.

    Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. Депутатлар киләсе елга һәм 2023,2024 елларга район бюджетын соңгы укылышта кабул иттеләр. Аның белән һәм агымдагы елның бюджет үтәлеше белән районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова таныштырды. 

    Моннан тыш депутатлар гамәлдәге кайбер район Советы карарларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы мәсьәләләрне карадылар. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

    Реклама

    Утырышта район Советының киләсе елга эш планы да кабул ителде.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: