Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада яңа җитәкче билгеләнде

    Уңышлар телибез.

    Халыкны социаль яклау бүлегенә җитәкче итеп Зөлфия Илсуровна Ситдыйкова билгеләнде. Зөлфия Илсуровна 13 ел икенче мәктәптә укытучы булды, аннан  9 ел ЗАГС бүлеген җитәкләде, 3 ел Иске Чуриледә мәктәп директоры вазыйфасын башкарды. Соңгы 5 елда ул район мәгариф идарәсендә җитәкче урынбасары иде. Эш дәверендә аның белән күп тапкырлар очрашырга туры килде. Аралашырга бик җайлы, белемле, кирәк чакта үз фикерен төгәл әйтеп бирүчән, үз коллективын аяк терәп яклаучан, нык характерлы, шул ук вакытта гадел кеше буларак беләбез. Яңа урында аңа уңышлар телибез.  

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: