erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның “Пантерочки” баскетбол командасы – Татарстан чемпионы

Ярышларда Татарстанның 8 шәһәр һәм район командалары катнашты.

18 – 20 ноябрьдә “Арча” спорт мәктәбендә Б төркемендә 15 яшькә кадәрле кызлар арасында баскетбол буенча ТР Беренчелеге узды.

Чемпионы булып Арчаның “Пантерочки” командасы калды. Тренены – Илсур Фәсхетдинов.

“Безнең команда 5 уенда катнашты, аларның һәрберсе җиңү белән тәмамланды. “Пантерочки” бердәм, матур уен күрсәтте. Кайвакыт каршы командалар төрле ысуллар белән җиңәргә тырышса да, “Пантерочки” җиңүгә бары тиң кагыйдәләр буенча уйнаганда гына ирешеп булуын истә тотты. 3 көн дәвамында барган кискен көрәш тәмам. Бүген безне горурлык һәм шатлык хисе били. Кызлар тырышты. Афәрин! Безгә ышынган тренерга, “Арча” спорт мәктәбенә, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә, әти-әниләргә, җанатарларга зур рәхмәт!”, – дип язалар “Панетрочки” баскетбол командасы аккаунтында.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Команданы һәм тренерын котлыйбыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X