erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арзанга кызыкма!

​​​​​​​Уку елы тәмам. Ә алда тулы бер җәй. Балалар белән бергә әти-әниләр дә каникуллар башланды, дип сөенә. Чөнки бергәләп өй эше әзерлисе, нервы бетерәсе юк. Әмма әти-әниләргә икенче мәшәкатьләр өстәлә.

 

Каникулны файдалы итеп үткәрү, җәйгә, киләсе уку елына киемнәр алу кебек сораулар алар. Ә бу уңайдан Арча һәм Биектау районнарындагы “Санитария һәм эпидемиология үзәге”нең табиб-эпидемиологы Эльвира Шәйхуллинаның әйтер сүзе бар. 

– Сыйфатсыз өс, аяк киемнәре балаларның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин, – дип сөйләде Эльвира Гаделҗановна. – Балалар өчен товарларны махсус кибетләрдән, базарлардан сатып алырга кирәк. Товарны сатып алганда аның этикеткасына игътибар итәргә киңәш итәбез.

– Товарга беркетелгән язуда бигрәк тә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

– Товарның ярлыгындагы мәгълүматлар аңлаешлы итеп рус телендә язылган булырга тиеш. Анда продукциянең кайсы илдә эшләнгәне, эшләүченең фирменный исеме, адресы, товарның исеме, составы, размеры, куллану инструкциясе һ.б. языла.

– Балага кием сайлаганда һәм сатып алганда нәрсәне белеп торсаң яхшы?

– Шуны истә тотарга кирәк: арзан, сыйфатсыз кием сатып алу бала сәламәтлегендә чагылырга мөмкин. Синтетикадан ерак торыгыз. Синтетика җепселләре һаваны кертми һәм дымны начар сеңдерә. Нәтиҗәдә организмда җылы туплана, шунлыктан синтетик киемнән озак йөрсәң, бала организмы кыза. Ачык төсле һәм арзан киемгә кызыкмагыз! Иң куркынычы –сыйфатсыз буяуларга манылган киемнәр. Бала тирли, ә киемдәге буяу тәнгә сеңә. Нәтиҗәдә аллергия барлыкка килә, тән кычыта, кызара, бала тәнендәге буяуны бетерергә дә кыен.

– Ә киемнең буявын тикшереп буламы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Киемдәге буяу сыйфатын тикшереп була. Киемне кул белән ышкып карарга кирәк. Кулда буяу таплары калырга һәм шулай ук киемне юганда суга буяуның төсе чыгарга тиеш түгел. Әгәр дә киемнән буяу исе килеп тора икән, андый киемне сатып алмагыз.

– Сыйфатлы кием акчага бәйле шул.

– Әгәр дә гаилә бюджеты чикле икән, ул вакытта ачык төстәге киемнәрне сатып алмаска тырышыгыз. Арзан биш кием сатып алганчы, өч сыйфатлы кием алуың отышлырак. Кием тотып карашка ук йомшак, әйбәт булсын.

– Чит ил товарлары турында ни диярсез?

– Импорт һәрвакытта да яхшы булмый! Чит ил әйберен алганда тукыманың сыйфатына, теккән урыннарына, буявына игътибар итәргә кирәк. Шулай ук чит ил товарларын кулдан түгел, махсус кибетләрдән алсаң яхшы. Товарның Россия территориясендә алынган гигиена сертификаты булырга тиеш. Табигый тукымаларга өстенлек бирергә кирәк. Сыйфатлы балалар киеме синтетикадан түгел, табигый тукымадан эшләнгән булырга тиеш. Балалар киеме мамык, җитен, йон һәм ефәктән эшләнсә яхшы. Ул киемнәрдән бала эсселәми, туңмый, тирләми, үзен яхшы хис итә. Киемнәрне үзебезнең илдә эшләнгәннәрен сатып алырга тырышыгыз. Россиядә балалар киемнәрен эшләгәндә химик әйберләр куллану катгый рәвештә гигиена таләпләре белән чикләнә. Мәсәлән, безнең илдә балаларның эчке киемнәре формальдегид белән бөтенләй эшкәртелми. Барлык киемнәр дә һичшиксез җентекле тикшерү аша уза һәм сатуга гигиена сертификаты алганнан соң гына чыга.

– Җәйне башладык. Балалар ялы да оештырылыр, дип көтәбез.

– Җәйге каникуллар ул балалар туризмы белән үрелеп бара. Ял итүнең төрле юнәлешләре бар. Балалар лагерьлары, санаторийлар, туризм, сәяхәт, музейлар һ.б. Бигрәк тә туристик сәяхәтләр турында әйтәсе килә. Алар бер көнлек һәм берничә көнлек булырга мөмкин. Иң мөһиме – балаларның сәяхәттән исән-имин кайтуы. Баштан ук барлык куркынычсызлык чаралары сәяхәт планында күрсәтелеп, әти-әниләргә җиткерелергә тиеш.  Сәяхәт вакытында балалар һәрдаим күзәтү астында булырга тиешләр. Икенчедән, тиешле ярдәмне күрсәтү өчен кирәкле медикаментлар булсын, янәшәдә белемле медицина хезмәткәре булса, тагы да яхшы. Су сәяхәтендә коткару җайланмалары булсын. Моннан тыш, сәяхәткә чыгар алдыннан һәр балага куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылырга тиеш.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X