erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ашытбаштан Рәис абый бәрәңгене кичә генә утырткан

Авыл халкы бәрәңге чүбенә чыккан вакытта (өлгеррәкләре инде бер кат чүбен чабып та чыкты бугай) Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүров бәрәңгене утыртырга кереште генә.

"Мин шалтыратканда, әйдә бәрәңге утыртышырга кайт, кырга барырга әзерләнеп торабыз, кайтырга өлгерәсең, дип шаяртты ул. Ә бәрәңге утыртуы хак",  - ди "Шәһри Казан"нан Дилбәр Гарифуллина. Бәрәңгене кырда 1 гектар җирнең яртысына чәчәләр. Калган 50 сутыен пар җире итеп калдырып, шунда җәй буе тирес түгәләр. Чүбе 10-20 см үскән саен тырмалыйлар. Киләсе елга ул мәйданга бәрәңге утырталар. Ел да шулай чиратлаштырып баралар.
– Рәис абый, нишләп шулай соңга калдыгыз? – Соңга калмадык! Вакытында утыртабыз. Ел да шулай суыклар беткәнне көтәбез. Салкын җиргә утыртсаң, алар өч атнадан берәм-сәрәм генә  тишелеп чыгалар, бакчага карарга да кызганыч була. Ә без утыртабыз да, ун көннән тишелеп, тармакланып үсеп тә китәләр. Аннары чүп үләне белән дә мәшәкатьләнәсе булмый. Утыртыр алдыннан сукалап чыгабыз, бөтен чүбе өстә кала. Трактор белән утырткач, ул тагын бер кат чүбен бетерә. Ял иткән җирдә бәрәңге уңышы бик әйбәт була. Бу гадәт әтидән килә, ул да гомер буе шулай утыртты. Бакчада бер чүп тә үстермәде. 30 сутый җирне ат белән икешәр кат сукалый иде. Җирне караган саен, бәрәңге уңышы да әйбәт чыга. – Аның сорты да яхшыдыр?.. – Луговская сортын утыртабыз. Ундүрт төрле сорт сынап карадык, иң ошаганы шул булды. Сабаклары юан һәм биек булып үсә, чүп үләннәренә дә үсәргә ирек бирми. Эт эчәгесеннән котыласың килсә, шушы бәрәңгене утырт. Ул бик ярмалы да була, аңарда крахмал күп. Сез дә утыртып карагыз, чәчәргә өлгерәсез әле. – Бу вакытта бәрәңге утырткан юк иде шул әле... – Хәзер кеше гел ашыга. Аңа тиз генә утыртырга да эшне бетереп куярга кирәк. Аннары август башында бәрәңге алырга чыгалар. Без сентябрьнең соңгы көнендә чыгабыз да октябрьнең бишләрендә алып бетерәбез. Бәрәңгебез бакчада калганы юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


 http://shahrikazan.ru/news/avyil/avyl-khalky-pechng-tshte-yagyr-gyna-komachaulyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X