erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

«Автобус» профилактик чарасы башлана

Юлдагы иминлек – һәркемнең җаваплылыгы. Автобус йөртүчеләрен дә, пассажирларны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырабыз.

2026 елның 10–19 августында республикада «Автобус» профилактик чарасы уздырыла. Аның төп максаты – автобусларда пассажирлар йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау.

Быелның беренче җиде аенда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 56 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 1 кеше һәлак булган, 81 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, автобуслар катнашындагы аварияләр саны 24 очракка, җәрәхәтләнүчеләр саны 46 кешегә, һәлак булучылар саны бер кешегә арткан.

Шул сәбәпле профилактик чара барышында пассажирлар йөртүче автобусларга контроль көчәйтеләчәк. Аерым игътибар балалар төркемнәрен оешкан төстә йөртүче автобусларга биреләчәк.

ЮХИДИ хезмәткәрләре автобусларның техник торышын, йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәвен, пассажирлар йөртү таләпләренең саклануын тикшерәчәк. Шулай ук юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыра торган тупас хокук бозуларга юл куймауга аерым игътибар биреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре