erid:2VtzquqpS7d
Авыл кубогы: хоккей ярышлары һәм җиңүчеләр
Арча яңалыклары

Авыл кубогы: хоккей ярышлары һәм җиңүчеләр

8 февраль көнне Яңа Кенәрдә авыл кубогына хоккей ярышлары узды. Биш команда боз мәйданында беренчелек өчен көч сынашты.

8 февраль көнне Яңа Кенәрдә авыл кубогына хоккей ярышлары узды. Биш команда боз мәйданында беренчелек өчен көч сынашты. 

Турнир нәтиҗәләре буенча, 1 урынны боз хуҗалары, Яңа Кенәр командасы яулады. 2 урын – Пөшәңгәр, 3 урын – Субаш Аты, 4 урын – Шушмабаш, 5 урын – Казаннан кайткан «Артистлар» командасы.

Турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. 

Иң яхшы уенчы – Яңа Кенәрдән Дияз Вәлиуллин.

Иң яхшы капкачы – Пөшәңгәрдән Азат Шакиров.

Иң яхшы сакчы – Субаш Атыннан Нияз Исмәгыйлев.

Иң өлкән уенчы – Яңа Кенәрдән Илшат Садиков.

Иң яшь уенчы – Яңа Кенәрдән Әмирхан Муллагалиев. 


Нет комментариев