Реклама
Ветеринарларга ял юк.
Ашытбаш авылыннан Сөләйман Галиуллин: “Авылга җанлылык кертеп ветеринария хезмәткәрләре килеп төште. Бар да битлекләр кигән, йорт саен йөреп сыерларга гына түгел, эт, мәчеләргә кадәр вакцина ясадылар. Ничектер күңеллерәк тә булып китте” – дип шалтыратты.
-Без бернигә карамый пландагы каралган чараларны тормышка ашырабыз, - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. - Безнең хезмәткәрләр терлекләргә төрле авыруларга каршы вакцина ясыйлар. Шулар белән бергә эт һәм мәчеләргә котыру авыруына каршы вакцина ясала
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз