erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авырлыкларны җиңеп, шатлыкларга сөенеп...

Узган атнада Арчаның ЗАГС бүлегендә үткән юбилярны котлау бәйрәмендә менә шушы искиткеч кешеләр турында сүз барды.

Авырлыкларны җиңеп, шатлыкларга сөенеп...

“Һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы почмак кирәк. Иң ышанычлы урыныбыз, безне көтеп торган җиребез – ул безнең туган йортыбыз. Нәрсә генә булмасын, кайгысын да, шатлыгын да гаилә белән уртаклашкан очракта гына кеше үзенә тынычлык таба, рухи көч ала, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Гаилә әгъзалары никадәр тату булса, аның җылылыгы да шулкадәр көчле була. Гаилә тормышы бер-бер артлы килгән мәшәкатьләргә, шатлык-куанычларга, авырлыкларга чорналып үтә. Шул сикәлтәле юллардан атлаганда, бер-берсен аңлап, юл куеп яшәгән гаиләләрне күреп сокланабыз, алардан үрнәк алырга омтылабыз”.

Нинди мәгънәле һәм матур сүзләр. Һәрберсе  алтын туйларын билгеләп үтүче Валентина һәм Василий Лашмановлар, сапфир туйларына җиткән Мәсхүдә һәм Дамир Гатауллиннар турында әйтелгән диярсең. Узган атнада Арчаның ЗАГС бүлегендә үткән юбилярны котлау бәйрәмендә менә шушы искиткеч кешеләр турында сүз барды.

Мәсхүдә һәм Дамир Гатауллиннарның гаилә корып бергә гомер итә башлаганнарына 45 ел. Дамир Ташкент егете. Үсеп буйга җиткәч, әнисе яшәгән урыннар белән таныштыру өчен дигән булып абыйсы аны Яңа Кырлайга чакыра. Тик абыйсының уенда бөтенләй башка нәрсә була – Дамирны биредә өйләндерергә! Бөтен авыл белән егеткә кәләш эзлиләр. Һәм Тәнзиләгә тукталалар. Тик Дамирның күзе аның сеңлесенә, күзлекле, зәңгәр күзле, дулкынланып торган чәчле Мәсхүдәгә төшә.

Мәхәббәт дигән әйбер шулдыр инде ул. Танышуларының өченче көнендә никах та укыйлар. Тәнзилә сеңлесенең шаһиты була. Озак тоткарланмый яшь гаилә Ташкентка да китә.

Матур гомер итә Гатауллиннар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Җиде оныклары үсеп килә. Үзләрен туган туфрак бу якларга тартып кайтара. 2001 елдан бирле Арчада яшиләр.

– Мин аларның кызыл туйларында катнаша алмадым. Армиядә булып калдым. Менә бүген сапфир туйларын билгеләп үтәргә насыйп булды. Сез бүген бик бәхетле, тигезлегегез бар, балаларыгыз яныгызда. Сәламәтлек, озын гомер телим, – диде Мәсхүдә ханымның абыйсы Фарух Мортазин.

Ирек Хәбибуллин бу парны котлап яраткан җырын бүләк итте.

Валентина һәм Василий Лашмановлар гомер юлыннан 50 ел бергә атлыйлар. Аларның да танышулары шулай кызык кына килеп чыга. Балык Бистәсе районы егете армиядән кайтканнан соң әнисе белән Төбәк-Чокырчага күчеп килә. Василий АТПга шофер булып урнаша. Ә бу вакытта кичке мәктәп, кооператив техникум тәмамлап, бераз эшләгәннән соң, Валентина да Арчага кайта һәм шулай ук АТПда эшли башлый. Шунда яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул көннән соң 50 ел үтеп тә киткән инде. Авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларга бергә куанып, кыен чакларда бер-берсенә терәк булып яшәгәннәр. Ике кызлары үсеп, үз гаиләләрен корганнар, оныклары белән сөендергәннәр.

– Әти белән әнинең бүген тантаналы көннәре – яңадан туйлары. Безне сөендереп озак яшәгез. Сез безнең өчен үрнәк һәм безгә бик кирәк, – диделәр кызлары Ольга һәм Надежда.

Василий Ивановичның туганы Валентина Гаранина аларга җыр бүләк итте һәм матур теләкләрен җиткерде.

– Әти-әниләрегез сезнең өчен үрнәк булса, хәзер кызларыгыз, кияүләрегез, оныкларыгыз сездән үрнәк ала, – диде ул.

Юбиляр парлар Арча ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куйдылар, парлашып, нәкъ кызыл туйдагыча, вальс биеделәр, “Үзәк” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Радислав Прахов һәм район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллинадан котлаулар һәм истәлек бүләкләре кабул итеп алдылар, чәчәккә күмелделәр.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X