erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аяз көндә яшен суккандай...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Агро-Сервис” ширкәте җитәкчесе Кәримов Габделхәй Йосыф улы кинәт вафат булган...

Тетрәндергеч хәбәр алдык: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Агро-Сервис” ширкәте җитәкчесе Кәримов Габделхәй Йосыф улы кинәт вафат булган...

Габделхәй Йосыф улы районыбыз авыл хуҗалыгын күтәрүгә зур өлеш керткән шәхес. Колхозлар таралып, авыл кешеләре билгесезлек алдында калган чорда ул “Кырлай” һәм “Игенче” хуҗалыкларын алып, аларны республика күләмендә алдынгы урыннарга чыгарды. Яңа, куәтле техникалар кайтты, яңа технологияләр кертелде.

Габделхәй Кәримов әле күптән түгел генә республика Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган иде. Күптән түгел генә Арчада гражданнарны кабул иткән иде.

Бик кызганыч... Зур планнар, аларны тормышка ашыру уйлары белән яшәгән кеше шулай вакытсыз арабыздан китте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Без Габделхәй Йосыф улының гаиләсе, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

 Мәрхүмне иртәгә туган авылы Шушмабашта соңгы юлга озатачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Урының оҗмах түрләрендә булсын авылдаш.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Урныгыз ожмахта булсын

      2
      X