erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәк чәчәген үстердем ялгыш кына...

Бүген район башлыгы үткәргән наркотикларга каршы комиссия утырышында полиция вәкиле мәк үстерган өчен җинаять эше кузгатырга да мөмкиннәр ,дип белдерде.

Дөрес, моның өчен бакчагызда бу үсемлек ун төптән артыграк булуы шарт. Кимрәк булса да рәхмәт әйтмәячәкләр,бу очракта административ җаваплылык каралган,ягъни штраф түләргә туры киләчәк.

Без яшьрәк чакларда мәк күп кешенең бакчасына ямь биреп  үсеп утыра иде. "Мәк чәчәген өздем ялгыш кына",- дип моңланып йөрүчелар дә аз булмады ул елларда.. Аның шундый куркыныч үсемлек икәне җиде ятып бер төшебезгә дә кермәде. Авыл апалары аның вак орлыгын камыр ризыгы пешерганда бик телләр кулланалар да иде.

Заманалар үзгәрде җәмәгать. Хәзер бакчадагы мәк аш тәмләткеч урынына баш бәласына әверелергә мөмкин. Шундыйга әйләнгәнче төбе белән йолкып атуың хәерлерәк. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Полиция тарафыннан рейдлар үткәрелеп тора. Быел гына да мәк үстерган 4 кешегә карата җинаять эше ачылган.

Бар да шул әфьюн коллары аркасында инде. Районда бик киң таралмаса да,юк түгел шул бу афәт. Баш табиб Рифат Идрисов әйтүенчә, бүгенге көнгә наркологта 254 кеше исәптә тора икән. Шуның 38 е наркоман, калганнары сәрхүшләр. Быел гына да әфъюн кулланучы тагын 4 якташыбыз ачыкланган. Уйланырга җирлек бар монда. Шуңа күрә район башлыгы халык , бигрәк тә яшьләребез арасында аңлату эшләрен киңрәк җаелдерерга боерды. Иртәгә бу бәла ишегебезне килеп какмас дип берәү да ышандыра алмый. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X