erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар эшләре буенча киңәйтелгән утырышта

Киңәйтелгән комиссия утырышында күп мәсьәләләр каралды.

Район хакимиятенең утырышлар залында балигъ яшенә җитмәгән балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышы булды. Киңәйтелгән утырышны комиссия рәисе район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова алып барды.

Балалар тормышына кагылган күп төрле мәсьәләләр күтәрелде. 2020 елның 1нче кварталындагы балалар арасындагы җинаятьчелек, аларны ничек булдырмый калу, комиссиядә исәптә торган яшүсмерләрне җәйге чорда эшле итү, быел 9 сыйныфны тәмамлап, мәктәптән киткән егетләрне һәм кызларны һөнәр алу йортларына укырга кертү, җәйге лагерьлар, янгын куркынычсызлыгы һ.б. – сөйләшү өчен темалар күп иде.

      --Мәктәп яны лагерьлары 3 августтан эшли башлаячак, -- дип сөйләде район мәгариф идарәсе методисты Лия Ильина. – 100 кешедән торган “Без – Тукай оныклары” лагеры Арча педагогика көллияте базасында июльдә эшлиячәк. “Шатлык” лагере ачылмаячак.

Балалар өчен музей, китапханәләр эшли.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балаларның телефонда көннәр буе утырулары, шул дөнья белән яшәүләре турында да җитди сөйләшенде. Бу бүгенге көн проблемасы. Моны ничек тә хәл итү юлларын табарга кирәк.

Яңа Кенәр интернет—йортында укып чыккан балаларның һөнәр үзләштерү мәсьәләсе аерым күтәрелде.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X