erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Барыбызның да мөһим бурычы

Әңгәмәдәшебез – Арча районы башлыгы И.Г.Нуриев.

– Илшат Габделфәртович, соңгы елларда коррупциягә каршы көрәшкә ил күләмендә зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә район буенча ниләр эшләнә?

– Арча муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәт “Татарстан Республикасының 2015–2023 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы һәм “Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында 2015–2023 елларга коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру” муниципаль программасы нигезендә тормышка ашырыла.

Россия Федерациясе Президентының 2015 елның 15 июлендәге “Коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшчәнлекне оештыруны камилләштерү буенча чаралар турында”гы 364 номерлы Указын үтәп, Арча муниципаль районында, район башлыгы карары белән, коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе төзелде.

Әлеге комиссия район башлыгы каршында даими эшләүче орган булып тора. 2020 елның беренче яртыеллыгында комиссиянең ике утырышы үткәрелде, аларда муниципаль хезмәт, муниципаль сатып алулар, эшмәкәрлек эшчәнлеге өлкәләрендә коррупциягә каршы торуга  кагылышлы 14 мәсьәлә каралды.

2020 елда 116 муниципаль хезмәткәр 2019 ел өчен керемнәре, чыгымнары, милек һәм милек характерындагы бурычлары турында мәгълүматлар тапшырды.

Муниципаль хезмәткәрләрне эшкә алганда таләпләр үтәлешенә (белем турындагы документ, керем, чыгымнар, милек характерындагы бурычлары, хөкемдә булмаганлыгы яки җинаять җаваплылыгына тартылмавы турында  белешмәләр) даими рәвештә мониторинг уздырыла. Туганлык элемтәләре, Интернет челтәрендә аккаунтлар барлыгы тикшерелә.

Муниципаль хезмәткәрләрнең башка түләнә торган эшчәнлегенә анализ үткәрдек һәм аның нәтиҗәләрен хезмәт тәртибен һәм мәнфәгатьләр низагын көйләү буенча комиссия утырышында карадык.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Районда көнкүреш коррупциясен бетерү буенча даими эш алып барыла.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны бакчаларга электрон чират буенча урнаштыру уңай нәтиҗәләр бирә, чиратны нигезсез күчерү мөмкинлеге бетерелде. Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын туплау барышына ай саен “электрон балалар бакчасы” автомат мәгълүмат системасында мониторинг уздырыла.

Шулай ук халыкның  мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә коррупция күренешләре турындагы мөрәҗәгатьләре игътибар үзәгендә тора. 2020 елда андый мөрәҗәгатьләр булмады.

– Җәмгыятьтә коррупциягә каршы мөнәсәбәт формалаштыру буенча нинди эш алып барыла?

– Гражданнарда һәм үсеп килүче буында коррупциягә тискәре караш тәрбияләү коррупциягә каршы сәясәтнең мөһим өлеше булып тора. Шушы максатта районның мәгариф учреждениеләрендә укучылар һәм укытучылар белән  очрашулар үткәрелде. Мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге коррупциягә каршы юнәлештәге төрле чаралар (әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар, конкурслар һ.б.) оештыра.

Районда гражданнар җыеннары, җыелышлар үткәрү традициягә керде, аларда коррупциягә каршы  сәясәтне тормышка ашыруга бәйле мәсьәләләр тикшерелә. Җыеннарда, җыелышларда район башлыгы, аның урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе һ.б. катнаша. Очрашуларда башкарган эшләргә йомгак ясала, киләчәккә  планнар аңлатыла, сорауларга җаваплар бирелә.

Коррупциягә каршы тору – икътисадны үстерү өчен уңай шартлар тудыру, сәламәт көндәшлекне тәэмин итү, проектларны уңышлы тормышка ашыру дигән сүз ул. Шуңа күрә бу мөһим эштә җәмәгать оешмалары, территория җәмәгать үзидарәсе, җәмәгать контроле вәкилләре һәм, әлбәттә, район халкы активлык күрсәтергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X