erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Башкалар исәбенә яшәмәкче

Кеше һәм закон

Арча шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек Фәнис Гыйлаҗев быел 18 август кичендә шәһәрнең Совет мәйданыннан үткәндә эскәмиядә утырган ир кешене күрә.

Янына килеп аннан акча таләп итә башлый. Тегесе бирүдән баш тарта. Шуннан Гыйлаҗев моның битенә суга, чалбар кесәсеннән 8 мең сум акчасын алып китеп бара.

Ф.Гыйлаҗев рәсми рәвештә эшкә урнашмаган, элек көч кулланып чит милекне урлаган өчен хөкем ителгән булган.

Ул җинаять эшләүдә гаебен таныды, зыян күрүчегә килгән зыянны түләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

29 ноябрьдә Арча район суды Ф.Гыйлаҗевны 3 ел сынау срогы белән 2 ел 2 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Р.Газизов, Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X