erid:2VtzquqpS7d
Басуларда нихәл
Арча яңалыклары

Басуларда нихәл

Россельхозцентр»ның Арча районы бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итә.

 "Россельхозцентр"ның Арча районы бүлеге белгечләре тарафыннан 2025-2026 елгы кышкы чорда район хуҗалыкларында көзге бөртекле культураларның торышы даими тикшерелеп торылды.

2026 елның 4 март көнне "ООО Курса МТСы" хуҗалыгының баш агрономы Рәсим Хәбибуллин белән берлектә Скипетр сортлы көзге бодай басуына мониторинг уздырылды.
Басуда кар катламы 89 см, боз катламы күзәтелми, тармаклану үзәгендә  температура -1 градус, туң катламы 20 см, бер квадрат метрда 450 үсемлек тармаклану фазасында, бер үсемлектән  4-5 тармак күзәтелә.
 Басудан чабып алынган уҗымнар лабораториягә алып кайтып, тетразол эремәсенә салып, аларның яшәү көчен тикшердек.
Усемлеклэрнең яшэү көче  99 процент тэшкил итэ


Арча хәбәрләре

Нет комментариев