erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бердәнбер һәм гомерлеккә

Арчада яшәүче Надежда һәм Ринат Мөхәммәтҗановлар бергә яши башлауларына 50 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Арчада яшәүче Надежда һәм Ринат Мөхәммәтҗановлар бергә яши башлауларына 50 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Бәйрәм уңаеннан балалары, оныклары, туганнары, якыннары килгән иде. Юбилярларны район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина котладылар, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар.

Гаилә башлыгы Ринат Мөхәммәтҗанов 1950 елда Арчада туа. Икенче мәктәптә белем ала. Сигезенче сыйныфтан соң кичке мәктәпкә күчә, автотранспорт предприятиесендә автоэлектрик булып эшли. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң өйләнә. Фатир кирәк булу сәбәпле, “МСО”га күчә. Аннан АТХда, юл идарәсендә автомеханик була. Гомуми стажы 46 елга җыела.

Надежда Мөхәммәтҗанова да икенче мәктәптә укый. Институтка керә алмый, 40нчы заводка эшкә урнаша. Аннан кияүгә чыгып яңадан Арчага кайта. 33 ел автовокзалда диспетчер, кассир булып эшли.

– Безнең танышуыбыз мәктәп елларында ук башланды. Мин җиденче, Ринат сигезенче сыйныфта укый иде. Икебез дә туризм буенча ярыш вакытында якыннанрак танышып киттек. Башта дуслар идек, аннан ике арадагы мөнәсәбәтнең аның белән генә чикләнмәгәнен аңладык. Мин аны армиядән көтеп алдым. 1972 елның 3 ноябрендә өйләнештек. Ринат минем беренче һәм бердәнбер мәхәббәтем, – диде ул.

Ринат абыйның серле генә елмаеп утыруыннан аңлашылганча, аның өчен дә Надеждасы бердәнбер һәм гомерлек яры.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аннан балалар туа. Марат белән Оксана үзләре хәзер әти һәм әни. Марат Арчада яши, өч баласы бар. Оксана Казанда, ул да бер бала анасы.

– Тормыш итү дәверендә шуны аңладык, бер-береңә юл куя белергә һәм түземлек кирәк, – диде Надежда Мөхәммәтҗанова. – Безнең бер тапкыр да сүзгә килгән булмады. Дөресен әйткәндә, кычкырышырга вакыт та калмый иде. Балалар үсә, эш, өй өчен түлисе бар, терлекләр тоттык.

– Төрле вакыт булгандыр инде. Бер-беребезгә ачу килгән чаклар да.  Әмма без бер-беребезне аңларга тырыштык. Моңарчы матур гына яшәлгән, Аллага шөкер. Олы оныкка 20 яшь инде. Университетта укый,  – дип өстәп куйды гаилә башлыгы.

– Минем әти Одессадан, әни Украинаның Хмельницки шәһәреннән. Язмыш аларны 1943 елда бу якка китергән. Биредә танышканнар да. Әни минем бик чибәр иде. Бөтен күршеләр татарлар. Әти белән әни дә татарча бик яхшы сөйләшәләр иде, – диде Надежда Мөхәммәтҗанова. – Арча элек кечкенә иде. Һәр кеше бер-берсен белә. Ринатның әниләре мине, икенче милләт кешесе булсам да, бик якын итеп каршы алдылар. Ике ел алар белән яшәдек. “Кыздан да ныграк яратам. Бөтен кешегә шундый килен насыйп булсын иде”, – дия иде кайнанам.

Мин аның белән русча сөйләшеп утырам, ә ул миннән дә яхшырак татар телен белә булып чыкты. “Гомер буе татарлар арасында яшәп, ирең татар булып, ничек инде татар телендә сөйләшмисең”, – диде ул елмаеп.

Беренче мәхәббәт күп очракта матур истәлек булып йөрәк түрендә генә сакланып кала, диләр. Юк икән шул, Надежда һәм Ринат Мөхәммәтҗановлар аны гомер буе саклап килгәннәр, хәзер мәхәббәт җимешләренең игелеген күрәләр. Әнә ничек итеп балалары, оныклары алар янында бөтерелә! Бәхет түгелмени бу? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X