erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Беренче булып китапханәгә кайтты

Арча район китапханәсенең балалар бүлегендә район инвалидлар оешмасы ярдәме белән “Игелекнең чиге юк” дигән остаханә ачылды.

Ул сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен. Нәрсәне күздә тотып эшләнде ул? Остаханәдә нәрсәләр бар? Планнары нинди? Бу хакта безгә район балалар китапханәсе китапханәчесе, әлеге проект авторы Гөлназ Байкова аңлатма бирде.

– Без бу остаханәне сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларны күз алдында тотып эшләдек. Биредә алар өчен төрле өстәл (спорт) уеннары бар. Алар Арчада беренче булып безгә кайтты. Исемнәре дә үзенчәлекле – “Новус”, “Джакколо-Жульбак”, “Шаффлборд”. Шулай ук биредә шашка, шахмат, домино уйнарга була. Оригами, пластилиннан әвәләп ясау, агачны яндырып рәсем ясау, аппликацияләр эшләү буенча осталык дәресләре дә оештырылачак, кул эшләре белән дә шөгыльләнәчәкләр.

– Гөлназ Рамилевна, бу уеннар ничә яшькә кадәргеләр өчен? Аның белән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар гына шөгыльләнә аламы, әллә инде теләге булган һәркемгә кызыксынырга мөмкинме?

– Яшьләре чиклән-мәгән. Төрле яшьтәге балалар уйный ала. Теләге булган һәр кешегә килергә була. Шушы яңа төр спорт уеннарына өйрәнеп китсәләр, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр ярышларда катнашып, үзләрен сынап та карый алачаклар. Татарстанда, анда җиңүчеләр өчен Сочида ярышлар булачак. Дөньякүләм ярышларга чыгу мөмкинлеге дә туачак.

– Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар әлеге остаханәнең ачылыш тантанасында катнаша алдылармы?

– Әйе, социаль яклау бүлегенең Мәрхәмәтлек үзәгеннән, шулай ук “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгеннән балаларны чакырдык. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов, район ветераннар һәм инвалидлар оешмалары җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина катнашты. Бездә беренче мәктәп һәм бишенче гимназия укучылары бик теләп, яратып библиоволонтерлар булып йөриләр, бөтен чараларда катнашалар. Бу юлы да алар әкият геройлары Минни Маус, Мальвина, Буратино булып киенеп чыктылар. Мальвино җырлады да әле. Библиоволонтерлар әлеге уеннар, аларның ничек һәм кайдан килеп чыгулары, кайсы илдә аеруча күп уйнаулары турында сөйләделәр, кагыйдәләре белән таныштырдылар, балалар уйнап та карадылар. Ул көнне өлкәнрәкләр агачны яндырып картина, ә кечерәкләр пластилиннан әкият буенча чәчәк тә ясадылар.

– Ул остаханәнең эшләп торуы да кирәк бит. Киләчәккә планнарыгыз нинди?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Балаларны җыеп, уйнатып, ярышлар үткәрергә уйлыйбыз. Кул эшләре белән шөгыльләнүне күздә тотабыз. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларны сәламәт балалар белән аралаштырып, чаралар үткәрергә планлаштырабыз. Безнең беренчел уебыз да шул иде. Мөмкинлекләре чиклеләр үзләрен башкалар белән бертигез итеп тойсыннар. Алар бик аралашучан, актив. Библиоволонтерлар белән дә бик тиз уртак тел таптылар, аларны бик яраттылар.

– Ә чараларга кил-гәндә? Нинди чаралар оештырдыгыз? Нәрсәләр үткәрүне планлаштырасыз?

– Урамда экскурсия булды. Балаларны Арча шәһәре үзәге белән таныштырдык. Татарстан буенча “виртуаль” экскурсия үткәрдек. Балаларны тернәкләндерү үзәгенә барып, алар белән бергәләп пластилиннан әйберләр ясадык. Ул өлкәннәр ункөнлегенә туры килде. Балалар аларны үз әбиләренә бүләк иттеләр. Китапханәчеләр өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта концерт куйдылар, биб-

лиоволонтерлар шунда балалар ясаган бүләкләрне анда тәрбияләнүче өлкәннәргә дә тапшырдылар.

– Тиздән сәламәт-лекләре буенча мөмкин-лекләре чиклеләр ункөнлеге булачак. Анда нинди чаралар көтелә?

– Әйе, башта инвалидлар ункөнлеге, аннан Яңа ел бәйрәме. Балаларны тернәкләндерү үзәгендә әкият геройлары катнашында матур чаралар булачак. Ә үзебездә “Без төрле, әмма барыбыз бергә” дигән әдәби бәйге үтәчәк. Ул өч номинациядән тора – шигырь сөйләү, инсценировка (әкияттән өзек кую), яраткан әкият буенча рәсем ясау. Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм балалар бакчаларындагы балалар белән берлектә үткәрергә уйлыйбыз. Бөтен чараларны район инвалидлар оешмасы белән берлектә оештырабыз.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X