erid:2VtzquqpS7d
Безнекеләр дә катнашты
Арча яңалыклары

Безнекеләр дә катнашты

Бәйрәм уңаеннан

С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Әлеге әһәмиятле вакыйгада Арча районы делегациясе дә катнашты. Делегация составында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннары — волонтерлар, безнең сугышчыларга ярдәм итүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән районның актив хатын-кызлары, шулай ук Социалистик Хезмәт Герое Стелла Закиевна Габдрахманова бар иде.

Бу хакта безгә районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Динә Ибраһимова җиткерде.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев