erid:2VtzquqpS7d
Безнекеләр Казанда тантанада катнашты
Арча яңалыклары

Безнекеләр Казанда тантанада катнашты

Котлыйбыз

Ел да 8 Март Халыкара Хатын-кызлар көне уңаеннан Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»  бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы була.

 Быел Арча районыннан әлеге әлеге бәйгедә зона этабы җиңүчеләре Танзилә Валеева һәм Гөлназ Ибраһимова катнашты.

Елдан-ел әлеге бәйге республикабызның искиткеч хатын-кызларын барлап, аларга карата ихлас хөрмәт һәм соклану хисләрен берләштерә. Зур эчке көчкә ия булган гүзәл затларыбыз гаилә учагын саклаучы, яраткан хатын һәм кайгыртучан әни булу белән беррәттән, һөнәри һәм җәмәгать эшчәнлегендә дә актив катнашалар.

Аларның тырышлыгы, максатчанлыгы һәм җәмгыять тормышына керткән өлеше күпләр өчен матур үрнәк булып тора. Безнең Тәнзилә Вәлиева белән Гөлназ Ибраһимова да шундыйлардан.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев