Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бүген авариядә зыян күрүче бала реанимациядә

    Бүген авариядә зыян күргән балаларның берсе реанимациядә.Хәле авыр.

    Рәсми булмаган чыганаклардан алынган мәгълүматлар буенча бүген иртә белән Кенәр юлында булган авариядә зыян күргән балаларның берсенең хәле авыр. Ул Арча хастаханәсендә реанимация бүлегендә. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен көрәшә. Икенче балага беренче ярдәм күрсәтеп Республика балалар хастаханәсенә озатканнар. 

    Җиңел машина йөртүчесе һәм аның хатыны, бер КамАЗ йөртүчесе шулай ук Арча хастаханәсендә дәвалана, икенче КамАЗ шоферын тикшергәннән соң өенә кайтарып җибәргәннәр. 

    Реклама

    Без барысының да тизрәк савыгып чыгуларын телибез.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: