erid:2VtzquqpS7d
Артык борчылырлык урын юк
Арча яңалыклары

Артык борчылырлык урын юк

-- Барыбыз да, мәктәп балалары, студентлар да, интернетта утыра башлагач, интернетның куәте җитәрме соң? -- дип шалтыраталар редакциягә.

Сүз студентларның һәм мәктәп укучыларының дистанцион укуы турында бара.

Без бу сорауны Арча ЗУЭСының баш инженеры Әнәс Ахунҗановка бирдек.

-- Артык борчылырлык урын юк. Безнең төп коммуникация юллары (Арча--Казан, Арча-- авыллар) зур запас белән эшләнгән, -- дип җавап бирде Әнәс Әдһәмович. -- Клиентларның тариф планы ничектер? Электрон элемтә тариф планына да бәйле. Элемтә чыбык аша килсә, проблема юк. ә менә мобиль интернет белән тизлек акрынаерга, өзеклекләр булырга мөмкин.

-- Хәзер күп кешедә Wi-Fi. Гаиләдә берүк вакытта берничә кеше вай--файда утырса, тизлек акрынаерга, өзеклек булырга мөмкинме?

-- Юк. Әгәр дә интернет белән бәйле проблемалар, сораулар булса, безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев