erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чисталык  – иманның яртысы

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте, коронавирус таралуга бәйле рәвештә, түбәндәге тәкъдимнәргә буйсынырга киңәш итә:

1. Вирус йоктыру ихтималы югары булган илләргә сәфәр кылудан тыелып торырга. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән тапшырыла, ул болай дигән: “Әгәр берәр җирдә ваба (чума) таралуы турында ишетсәгез – ул урынга бармагыз; әгәр ваба авыруы хәзерге вакытта сезнең җирлектә таралыш алса, яшәгән урыныгызны ташлап китмәгез” (5728).

Шулай итеп, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм 1400 ел элек үк эпидемияләр таралганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә нигез салган.

2. Чисталыкка һәм гигиенага зур игътибар бирергә. “Сахих” Мөслим хәдисләр җыентыгында түбәндәге хәдис бар: Әбу Мәлик Әл-Әшгари тапшырганча (Аллаһы аннан разый булсын), Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: Чисталык (гигиена) – иманның яртысы (223).

3. Төчкергәндә һәм йөткергәндә гигиена кагыйдәләрен үтәргә. Әбу Һөрәйра (Аллаһы аннан разый булсын) тапшырган хәдистә түбәндәгеләр әйтелә:‎Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм төчкергәндә кулы яки тукыма кисәге белән капланган” (Тирмизи/2745).

4. Даими рәвештә бүлмәне дезинфекцияләргә, чөнки вирус һава белән тарала. Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:Өегезне ладан (любан), мирра (мурр) һәм тимьян (хуш ис килә торган үсемлек) белән төтәсләгез” (Әл Маталиб Әл Алия/2448). Барлык дезинфекция ясау чараларын куллану рөхсәт ителә.

5. Якыннарыбыз: әти-әниләребез (бигрәк тә алар өлкән яшьтә булса) һәм балалар өчен безгә йөкләнгән җаваплылык турында онытмаска. Без туганнарыбызга, якын кардәшләребезгә профилактика чаралары турында сөйләргә тиешбез. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Сезнең һәрберегез көтүче, һәм һәркайсыгыз үзенең көтүе өчен җаваплы” (Бохари).

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

6. Аллаһы Тәгаләдән дөньяның барлык мөселманнары өчен гөнаһларның гафу ителүен һәм иминлек насыйп булуын сорап дога кылырга. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дигән: “Һичшиксез, алар (кешеләр) үз нәфесләрендә булганны алмаштырмый торып, Аллаһы кешеләрдә булганны алмаштырмый” (Әр-Рагъд/11)

7. Әбу Давыт хәдисләр җыентыгында килгән хәдистән доганы еш укырга: “Раббым, мин Синнән махау авыруыннан (проказа), акылсызлыктан, лепра чиреннән һәм начар авырулардан саклавыңны сорыйм” (1554).

8. Әгәр кеше хәлсезләнсә, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә “Ән-Нәхл” сүрәсенең 43нче аятендә болай ди: “Без синнән алда да (кешеләргә пәйгамбәр итеп) ирләр җибәргән идек, шуларга вәхи иттек. Әгәр сез белмәсәгез, зикер ияләренән сорагыз”

Шулай ук, хәлсезлек хисен тойган кеше башка кешеләрне вирус йоктырудан сакланырга тиеш. Шуңа күрә авыру кешегә халык күпләп җыела торган урыннарга барудан тыелып торырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X