erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Дөге суы үстерә

Кытайның көньягындагы тауларда урнашкан Хуанлу “Озын чәчлеләр авылы” буларак танылган һәм Гиннессның рекордлар китабына кертелгән.

Биредә яшәүче хатын-кызларның сумаладай кара чәченең уртача озынлыгы 2,1 метр тәшкил итә, һәм ул картайгач та агармый. Сере гади – биредә шампуньнең нәрсә икәнен дә белмиләр, борынгыдан калган гадәт буенча, чәчне дөге пешкәннән соң калган су белән юалар. Элек заманда Хуанлуда хатын-кызның тузган чәчен күргән һәркемне аның гаиләсенә кол иткәннәр һәм өч ел эшләткәннәр. Бу закон 1980 еллар азагында гына юкка чыгарылган, чөнки озын чәчле гүзәлләрне күрергә килүче туристлар хәерче авыл өчен төп керем чыганагына әйләнгән. Авылда 400ләп кеше яши. Хатын-кызлар туристлар каршында чәчләрен туздырып бии һәм акча эшли – аена 300 доллар чамасы җыела. Хуанлуда кызларның чәчен нибары бер тапкыр – 18 яшь тулгач кисәләр, әбиләре шуннан декоратив баш киеме ясап бирә, аннары аны иренә бирнә сыйфатында бүләк итәләр. Җирле “шампунь” бик җиңел ясала: дөге пешкәннән соң калган суны бүлмә температурасында тәүлек буе әчетәләр дә, тагын бер тапкыр кайнатып чыгарып, берничә тамчы эфир мае өстиләр, шуның белән чәчне юалар. 

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

(“Интересно.сс”).

http://madanizhomga.ru/news/ukyi-da-uyla/dge-suy-ster

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X