erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ефремов акланачак, диләр...

Авария алдыннан аның машинасы төзексез булган һәм аның белән идарә итеп булмаган, имеш.

Актёр Михаил Ефремов ким дигәндә ике очракта акланырга мөмкин. Бу хакта адвокат Борис Локшин хәбәр итә.

Локшин "360" телеканалы белән әңгәмәдә Ефремов машинасының гидроусилитель шлангы шартлау вариантын беренче сценарий дип атады. Димәк, автомобиль белән идарә итү мөмкин булмаган.

Бу очракта Ефремов идарә иткән автомобильгә экспертиза үткәрергә туры киләчәк. Шлангның төзексезлеген ачыклау юл-транспорт һәлакәтен машинаның техник төзексезлеге белән бәйләргә ярдәм итәчәк, дип аңлата юрист.

- Безнең заманда, бигрәк тә акча булса, мондый экспертиза ясарга була, - дип саный Локшин.

Аның фикеренчә, тагын бер дөрес вариант башка шофер белән булган хәл. Аның буенча, Ефремов бик каты исерек булганда, икенче бер машина йөртүчене яллаган, яки чит кешене чакырткан һәм аны тиешле урынга илтеп җиткерергә сораган.

- Юл-транспорт һәлакәтеннән соң бу йөртүче качкан булырга мөмкин, чөнки кылган эшләре өчен җавап бирергә курыккан, - дип фаразлый Локшин.

Бөтен ил, дөнья аның исереклеген күрде бит инде, тагын ни кирәк икән?

Фото: fine-news.ru сайтыннан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/Efremov-aklanachak-dil-r-393255/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X