erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәен рәхәт тә бит...

(Дәвамы. Башы  6 августта сайтта).

(Башын моннан укый аласыз)

Безнең авылның Хәдичә апа яшен вакытында өй астына төшеп башына күәс чиләге каплап утыра торган булган. Яшеннән курыкмаган кеше юктыр да инде ул. Күрергә язмасын, күк күкрәгәндә яшен үз эшен эшләгән була инде.

– Иң рәхәте – кыш, – ди бер танышым. – Кар-буран да җәйге давыл кебек зыян сала алмый бит, яшенен әйткән дә юк.

Бер караганда, иң рәхәте җәй булырга тиеш бит инде аның. Әмма шушы ямьле җәй айларында безне күпме хәтәрлекләр сагалап тора. Кайсы гына газетаны ачма – кемнедер керпе, кемнедер сусар тешләгән, елан чаккан...

Менә монысы бигрәк тә кыргый хәл. Иркутск өлкәсендәге бер бистәдә йорт дуңгызы 62 яшьлек ирне үтерә. Ул бакчага кергән чучкаларны куып чыгармакчы була, ә берсе аңа ташлана һәм бот ите белән артериясен умырып өзә.

26 июльдә бөтен бистә әлеге авылдашларын соңгы юлга озата. Бу ир хатыны белән өч онык тәрбияләгән. Кызлары онкологиядән үлгәч әтисе балаларны опекага алган булган.

Әлеге бистәдә һәр гаиләнең үз бакчасы бар икән. Ә бакчалар –тоташ. Бу көнне хуҗа кеше дуңгызлар бандасын өченче тапкыр куып чыгара. Кире борылуга ана дуңгыз аңа арттан ташлана  һәм коточкыч яра ясый.

Дуңгызларның хуҗасы аларны иртән чыгарып җибәрә, тегеләре бакчаларны актарып бетерә, бәрәңгеләрне ашый. Хәтта мәктәп бакчасына һөҗүм итәләр, балаларга ташланмасыннар дип укытучылар дежур тора.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу оятсыз бәндә белән сөйләшеп карыйлар: “Дуңгызларга тисәгез үзегезне үтерәм, өегезне яндырам!” – дип яный. Моның буш сүзләр түгел икәнлеген “эш” белән дә күрсәтә: атына эт бәйләп бистә буенча чаптыра, эт үлә. Миңа бәйләнсәгез сезнең белән дә шулай булачак, янәсе.

Йорт хайваннарын теләсә ничек йөртү (безнең районда да андый хәлләр булгалады) күп авыл җирлекләрендә проблема булып кала. Астрахань өлкәсендә ярым кыргый дөяләр озак вакытлар тулы бер районда “патшалык” иткәннәр. Бер өлкән яшьтәге кешенең 67 дөясе бистәләрне туздырганнар, коймаларны җимергәннәр, зиратны да читләтеп үтмәгәннәр. Беркетмәләр төзеп, судка да биргәннәр, әмма хуҗа бакый дөньяга күчкәч кенә туганнары дөяләрдән коткарган. Тик озакка түгел, хәзер инде сукбай атлар яңа бәлагә әверелгән, алар да бакчаларда йөри, төннәрен кешнәп йокыларны бүлә, ди.

Болары адәм балаларының сансызлыгы аркасында барлыкка килгән афәтләр.

Бер акыл иясе булган танышым: “Без бу дөньяда бер бөҗәк кенә – әле генә бар, әле генә юк”, – дип әйтергә ярата иде. Һәм моның шулай икәнлегенә инанасың. Узган сандагы сәхифәдә Казиле авылындагы фаҗига турында язган идем. “Умарта кортларын гына гаепли күрмәсеннәр, болай да аларны күрә алмаучылар җитәрлек”, –дип шалтыратты бер газета укучыбыз.

Әлеге темага кагылышлы сораулар белән без белгечләргә мөрәҗәгать иттек. Аларның киңәшләре мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен бик кирәк.

(Дәвамы бар).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X