erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эшлекле сөйләшү

Күптән түгел эшмәкәрләр “АСПК” җәмгыяте кызыл почмагына җыелып, проблемалар турында сөйләштеләр. Бу юлы район эшмәкәрләре советы утырышы булды.

    

Район хакимияте бинасында түгәрәк өстәл артында район башлыгы Илшат Нуриев катнашында үтте ул. Анда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил Венера Камалова катнашты. Утырышны район эшмәкәрләренең совет рәисе Назим Сибагатов алып барды. Совет әгъзалары эшмәкәрлек эшен алга таба тагын да җәелдерү, проблемаларны хәл итү юлларын карадылар. Венера Камалова эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча үзләренең вәкаләтләре турында сөйләде.

– Районда хәл итеп булмаган җитди, кискен мәсьәләләр белән сез республиканың эшмәкәрләр советына мөрәҗәгать итә аласыз, – дип сөйләде Венера Камалова. – Без кварталга бер тапкыр Президент белән очрашабыз һәм четерекле, чишелмәгән сорауларны Президентка җиткерәбез. Республика күләмендә хәл итеп булмаганнары федераль дәрәҗәдә карала. Коррупция белән бәйле сораулар булса, аның белән шөгыльләнүче үзәк бар.

 Иң мөһиме – район эшмәкәрләре советы белән республика эшмәкәрләре советы арасында үзара эшлекле мохит, элемтә тудыру. Сүз күбрәк шул турыда барды. Район эшмәкәрләре җыелганда Венера Камалова үзе кайта. Инде ул безнең проблемаларны өйрәнеп бетерде бугай... Хәер, яңа көн туган саен аның яңалары чыгып тора.

Үз эшеңне алып баруның, эшмәкәрлекнең нечкәлекләре бик күп. Законнарны, яңалыкларны өйрәнергә, белергә һәм эшеңне билгеле бер кагыйдәләр нигезендә дөрес итеп алып барырга кирәк. Менә хәзер маркировка системасы әкренләп гамәлгә керәчәк. Ул товарның чынлыгына контрольлек итүче бердәм система. Монда товарның нинди юл үткәне күренәчәк ягъни маркировка системасы базарның үтә күренмәлелеген арттырачак. Бу яңалык буенча район эшмәкәрләре тиздән җыелачак.

Утырышта оештыру мәсьәләләре дә каралды. Район эшмәкәрләр советы рәисе урынбасары Ленар Марсович Гайфуллин бертавыштан районда эшмәкәрләрнең бизнес-омбудсмены итеп  сайланды. Гади генә әйткәндә, эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы була инде ул. Котлыйбыз!

– Маркировка системасы әкренләп гамәлгә керәчәк, ә инде 2024 елда бу система аша барлык товарлар да үтәргә тиеш булачак, – дип сөйләде Ленар Гайфуллин. – Эшмәкәр районга бары тик маркировкаланган товар гына алып кайтырга тиеш булачак. Ә инде маркировкаланмаган товары була икән, ул вакытта эшмәкәр үзе товарын маркировка системасы аша үткәрәчәк. Аның чыгымнары зур түгел.

Җәмәгать туклануы оешмаларында Меркурий системасын (шулай ук товарның электрон үтү юлы) куллану буенча кайбер кыенлыклар һәм аларны хәл итү юллары турында да сөйләштеләр. 

Яңалыклар буенча үзара хәбәрдар булу мөмкинлекләре (район газетасы,  сайтлар, инстаграм һ.б.) турындагы мәсьәләне дә күтәрделәр. Районның крестьян-фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Нафил Гатауллин: “Менә мин инстаграмда “Арскфермер” бите ачтым. Кирәк кеше кереп карый ала. Анда мин яңалыкларны урнаштырам, диде.

Румия Саттарова

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Рәсемдә:

Таныш булыгыз: республиканың бизнес-омбудсмены Венера Камалова районда яңа сайланган бизнес-омбудсмен Ленар Гайфуллин белән.

 

 

  

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X