erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Эх, сыйныфташлар... бик тә якын сез!

Арча станциясендә яшәүче Минзәлия Сибгатуллина яза.

Бер очрашу – үзе бер гомер

Майның бер матур көнендә Арчаның 2нче мәктәбенә сыйныфташлар очрашуына чакырдылар. 10, 20, 30, 40, 50, 60 ел элек мәктәпне тәмамлаган сыйныфташларны дәштеләр. Очрашуга бик дулкынланып килдек. Балачак, сыйныфташлар, укытучылар, туган мәктәп... Килгәч, башта мәктәп музее белән таныштык.

Зал шыгрым тулы иде. Очрашуны мәктәп директоры Гөлназ Гыйниятуллина ачып җибәрде. Очрашу чыгышлар, җыр-биюләр, вальс, нәфис сүзләр белән бик матур барды.

Озак еллар шушы мәктәптә укыткан, директор булып эшләгән Ринат Миннегалиевич, көчле спортчылар әзерләгән, директор булып хезмәт иткән Ленар Усманович истәлекләре, хатирәләре белән уртаклаштылар.

Сыйныфташлар класс белән укытучыларга үзләренең рәхмәтләрен, матур теләкләрен әйттеләр, чәчәкләр бүләк иттеләр. Бакыйлыкка күчкән укытучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.

Соңыннан һәр класс – сыйныташлар кафеларда чәй өстәле янында бәйрәмне дәвам итте.

Безнең 10 Б классы җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөләйхә Яруллина иде. Ул мәрхүм инде Урыны җәннәттә булсын. Әйбәт укытучы иде. Очрашуга 20 сыйныфташыбыз килде. Танымаслык булып үзгәрмәгәнбез. Чәчләребезгә генә азрак ак бәс кунган... Мәҗлесне гомер буе укытучы булып эшләгән, мәгарифтәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнгән, мөхәммәдияне тәмамлаган Нурия Мөхәммәдиева коръән сурәләре белән башлап җибәрде. Укытучыларыбызны, сыйныфташларыбызны искә алдык. Мәҗлесне сыйныфташыбыз Мәгъфур баянчы Вилорик белән үзе сөйләп, үзе җырлап, бик матур алып барды. Бик күңелле утырдык. Мәгъфүрнең шундый сәләтле икәнен укыган вакытта белмәгәнбез дә. Биетте, җырлатты, һәрберебез үзе турында сөйләде. Сыйныташларыбыз 40, 45 ел беренче никаһлары белән генә яшәгәннәр һәм яшиләр.

30 ел күрешмәгән Марсель Кадыйров та кайткан. Ул бүгенге көндә физика фәннәре галиме, профессор, КХТИда укытучы булып эшли. 30 ел күрешмәгән Гөлфирә Мөхәмәтгалиева, 50 ел күрешмәгән Нурзия Мәүлиева, Миннегали Имамиев, Фәния Ишбулдина белән дә очрашырга, күрешергә насыйп булды. Фәниябез Мәскәүдән үк кайткан. Сыйныфташларыбыз арасында гомер буе бер эштә генә эшләп, үзенең шәхси эшен ачкан Резедә Сафиуллина, Айван авыл советында хисапчы булып эшләп пенсиягә чыккан Розалия Шәйхиева, бүгенге көндә дә заводта эшләп, Мәскәүдә яшәп ятучы Фәния Ишбулдина – һәркайсы тормышта үз урынын тапкан.

Шулай ук дин юлына баскан, мәдрәсә бетергән сыйныфташларыбыз да бар. Һәрберсе үз эшләренең осталары, уңганнары, тырышлары.

Бик истә кала торган җылы очрашу булды. Бүгенге көндә сыйныфташыбыз Гүзәлнең улы махсус хәрби операция зонасында беренче көннән хезмәт итә. Тынычлык урнашып, улының исән-сау туган ягына кайтуын телибез.

 

Бу очрашуны оештырган мәктәп коллективына, Нурзиягә, Нуриягә, Мәгъфургә, Мәүлиягә, Гүзәлгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Сугышлар бетсен, дөньялар тынычланысын, дигән теләктә калабыз. Исән-сау булып, алга таба да кабат очрашырга язсын!

Минзәлия Сибгатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре