Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Фатирга нинди дә булса үзгәрешләр кертү өчен күп функцияле үзәк аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин

    “Үземнең фатирымны үзгәртергә телим. Миңа нинди документлар белән кая мөрәҗәгать итәргә!”

    – Торак законнары таләпләре нигезендә, күп фатирлы  йорттагы фатирга нинди дә булса үзгәрешләр кертү өчен милекче муниципаль берәмлеккә турыдан-туры яисә күп функцияле үзәк аша  мөрәҗәгать итәргә тиеш.

    Бинаны үзгәртеп кору яки үзгәртеп планлаштыру өчен расланган рәвештәге гариза, бинага хокук бирә торган документлар (төп нөсхә яки нотариаль тәртиптә расланган күчермәләр), билгеләнгән тәртиптә әзерләнгән үзгәртеп кору яки кабат  планлаштыру проекты. Күп фатирлы йорттагы бинаны йортның гомуми өлешенә кагылмыйча үзгәртеп кору яки кабат планлаштыру мөмкин булмаганда йорттагы барлык милекчеләрнең ризалыгы турында гомуми җыелыш беркетмәсе, бинаның техник паспорты, үзгәртеп корыла яки кабат планлаштырыла торган бинада  яшәүче барлык гаилә әгъзаларының (вакытлыча өйдә булмаганнарның да) язмача ризалыгы. Әгәр мондый бина яки йорт архитектура, тарихи яки мәдәни һәйкәл булып тора икән, архитектура, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау буенча органның нәтиҗәсе.

    Гариза бирүче, әгәр үзгәртеп корыла яки кабат планлаштырыла торган күп фатирлы йорттагы бина күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында теркәлгән булса, бинаның  техник паспортын, архитектура, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау буенча орган нәтиҗәсен, хокук бирүче документларны тапшырмаска да хокуклы. Әлеге документларны гаризаны караучы орган үзе соратып ала.

    Реклама

    Динар Низамов,

    Арча районы прокуроры ярдәмчесе

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: