Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Әфган җирендә өзелеп калган гомер

    Әфган сугышы вакыйгаларына нокта куелган 1989 елның 15 февраленнән соң нәкъ 31 ел вакыт узып киткән. Ул сугышның фаҗигале нәтиҗәләре, дөнья һәм илебез җәмәгатьчелегенең аңа карата мөнәсәбәте күпләргә билгеле. 9 елдан артык дәвам иткән сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, шуның 260ы һәлак була, 233е инвалид, 546сы яралана, контузия ала.

     

     

    Әлеге көрәш безнең районны да урап узмый: сугышның беренче көннәреннән үк Арчадан 146 солдат китә, хәзерге көндә аларның 37се инде бакыйлыкта, ә өч егетнең туган якка табутлары гына кайта. Шулар арасында ерак Әфган җирендә гомере өзелеп калган Марат Лотфуллин да бар.

    Лотфуллин Марат Әлтәф улы 1968 елның 21 апрелендә Норильск шәһәрендә дөньяга килә. Гаиләсе Арчага күченгәч, ул укуын дәвам итәр өчен, станциядәге 2 нче номерлы мәктәпне сайлый. Яңа гына өченче сыйныфка килгән Марат дусларны бик тиз таба. Аларны төрле мавыктыргыч һәм кызыклы хәлләр сөйләп гел көлдереп торырга ярата. Сәләтле малай укытучыларның ышанычын да бик тиз яулап ала. Дәресләрдә зирәк һәм тапкыр җаваплары белән барысын да таң калдыра. Георгафия, тарих, биология фәннәре Маратка аеруча җиңел бирелә.

    Китап җене кагылган малайны комсомоллар рәтенә дә беренчеләрдән булып кабул итәләр.

    Ул вакытта, күпләр өчен, сигезенче сыйныф чыгарылыш елы булып санала. Ләкин Марат, үз мәктәбенә тугры калып, алдагы ике елда да белемен монда дәвам итәргә була. Яшүсмер егет әнисе Илсөя апага аеруча игътибарлы була. Аңа гел хуҗалык эшләрендә булыша, югары казанышлары һәм уңышлары белән сөендерә. Аның спортка булган зур мәхәббәтен дә билгеләп үтмичә булмый: ул төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөри, туризм спорты белән мавыга, дуслары белән походларга еш чыга.

    Мәктәпне тәмамлагач, Казан инженер-төзелеш институтына керү имтиханнары, беренче курста уку, сессияләр һәм... Совет Армиясе сафларына чакыру. Беренче ярты ел дәвамында аңа Төрекмәнстанда урнашкан Теджен шәһәрендә әзерлек узарга туры килә. Маратның шул чактагы өмет һәм тиздән әйләнеп кайтуга ышаныч белән тулы хатларында аның әти-әнисенә карата мәхәббәт, кайгырту сизелә. Тик очрашулар гына насыйп булмый: ул Әфганстанга күчерелә һәм 8 апрель көнне гаделсез сугышта һәлак була. Бу хәбәр барысын да тетрәндерә. Аның яраткан, кадерле кешеләре өчен аяк астындагы җир убылган кебек була. Күршесе Фирдәвес абый әйтүе буенча, Марат бүтәннәрдән бик нык аерылып торган, хезмәт сөйгән, тырыш егет булып якыннарының йөрәгендә тирән эз калдырган.

    Старшина Михаил Батыршин аның турында болай дип яза: “Бик гадел, иптәшләренә гел ярдәм итәргә әзер кеше иде ул Марат. Кешелеклелеге, хезмәт сөючәнлеге белән коллективта башкалардан аерылып торды. Аны тормыш авырлыкларына бирешми торган, намуслы егет итеп трбияләгәннәр.”

    Әфган сугышында күрсәткән зур казанышлары өчен Марат, үлгәннән соң, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

    1989 нчы елның 7 апрелендә батыр егетнең исемен мәңгеләштерү максатыннан мәктәбебездә мемориаль такта ачыла. Шул көннән бирле Арчаның икенче номерлы мәктәбе Марат Лотфуллин исеме белән чиксез горурлана. Уку елы дәвамында “Яшь армиячеләр” отряды аның каберен чистартып, чәчәкләр сала, егетнең әнисенә ярдәм итә, төрле хәтер кичәләре оештыра.

    Сугыш кешедән батырлык, ныклык, үз-үзен корбан итәргә әзер булуны таләп итә. Шуңа күрә каһарманнарны йөрәкләребездә мәңге яшәтик, аларның батырлыкларыннан үрнәк алыйк...

    Рүзәл Шәрипов

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: