erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фильм төшерәсегез килсә...

​​​​​​​“Милли мультfest” дип исемләнгән Республика балалар кинофестивале игълан ителде.

Милли мультfest” дип исемләнгән Республика балалар кинофестивале игълан ителде.

Ул ел саен оештырыла. Беренче этабы, ягъни сайлап алу туры 2020 елның 1 ноябреннән 2021 елның 30 гыйнварена кадәр дәвам итәчәк. Ярымфинал 1 февральдән 15 марткка кадәр бара. Финал өлеше 26 апрельдә үтәчәк. Арчалар өчен зона туры Казанда булачак һәм анда 12 район катнашачак.

Кино турында сүз баргач, беренче булып Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” телестудиясе турында уйлап куйдык. Алар бу эшнең осталарына әверелергә өлгерделәр инде. Зөлфирә Зарипова җитәкчелегендәге коллектив бер генә бәйгене дә кулдан ычкындырмый, актив катнаша, алай гына да түгел, җиңүләр яулый.

– Бу фестиваль турында ишетмәгән идек әле, – диде Зөлфирә Маннаповна. – Әмма бөтенләй башка фестивальне күз алдында тотып башлаган эшебез бар. Танылган драматург Туфан Миннуллинның бер китабына тукталдык. Анда драматургның “Бабай”, “Замана балалары”, “Әни” дигән истәлекләре бар. Шуларны берләштереп сценарий төзедек. Яңа Кырлайга Сәгъди карт йортына барып төшереп тә кайттык. Рольләрдә дә үзебезнең яшь артистлар. Кечкенә Туфан ролендә Әмирхан Галәветдинов, зур Туфанның истәлекләрен Рүзәл Шәрипов укый. Әбисе ролендә мин үзем, бабайсы Фәнис Тимашев һәм башкалар. Фильмның исемен әле уйламадык. Туфан Миннуллинның нәсел җебе белән бәйләргә уйлыйбыз. Башта татар телендә төшерсәк, русчага да тәрҗемә итүне планлаштырабыз.

Кыска метражлы фильмның режиссеры Зөлфирә Зарипова, режиссер ярдәмчесе Рүзәл Шәрипов, монтаж ясаучы Илвир Тимашев, аның ярдәмчече Эмиль Галимҗанов. Хәзерге вакытта коллектив, ягъни яшь кино төшерүчеләр фильмны монтажлау белән мәшгуль.

Әмма бу фестивальдә бер  алар гына катнаша ала, дигән сүз түгел. Аерым коллективлар, 7 яшьтән 17 яшькә кадәр булган аерым авторлар да үз эшләрен юлларга мөмкин. Кино сәнгате белән шөгыльләнүчеләр, кызыксынучылар өчен менә дигән мөмкинлек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

          Фестивальнең номинацияләре – анимацион фильмнар, балалар өчен кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары. Шарты ­– барысы да татар телендә булырга тиеш. Фильмнар DVD, mkv, mp4,  avi форматында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: info@tatarkino.ru. Аңа кадәр анкета-заявка тутырасы була. Моның өчен электрон почтагызны әйтеп район мәдәният идарәсенә 8(84366) 3-11-35 номерына шалтыратырга кирәк. Анкета-заявка фестивальдә катнашырга теләвегезне раслаучы документ булып торачак.

Катнашучы фестивальгә эшен җибәрә икән, аның аңа барлык хокуклары да булуы мөһим. Автор бер номинациядә бер эш кенә җибәрә ала. Зона этабында 1, 2, 3 урыннарны алучылар кинофестивальнең финалына махсус чакырыла.

Җиңүчеләргә бүләкләр яхшы. Һәр номинациядә беренче урынны алучыга 100, икенче урынга 70, өченче урынга 50 мең сум акчалата премия бирелә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X